Җиңү өчен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән спортчылар көч сынашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Татарстан башкаласы хоккей буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында халыкара турнир кабул итәчәк. Турнир Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 300 дән артык спортчы һәм функционерны берләштерәчәк.
Җиңү өчен 13 дәүләттән, шул исәптән Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Төркиядән хоккейчылар көч сынашачак. Ярышлар 14-18 нче гыйнварда узачак. Турнирны уздыруның төп мәйданчыгы «Спорт сарае» булачак, кайбер уеннар шулай ук «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узачак.
Турнир спорт өлкәсендә Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең элемтәләрен ныгыту максатыннан оештырылган. Ярышлар «Татнефть – Ак Барс спорт-комерциячел оешмасы» ҖЧҖ һәм «Казан халыкара Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан уздырыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Турнир көннәрендә ислам илләре хоккей ассоциациясенең I саммиты – Kazan Summit Cup 2023 Islamic world – the future of ice hockey узачак. Эшлекле программа кысаларында Ислам хоккее ассоциациясен төзү һәм ассоциация президентын сайлау турында килешү имзаланачак. Моннан тыш, саммитта республика хоккей федерациясе, «Ак Барс» академиясе һәм «Ак Барс» олимпия резервы спорт мәктәбе, ТР Адаптив спортны үстерү үзәге, шулай ук Татарстанның хоккей клублары вәкилләре катнашында эшлекле сессияләр узачак.