Чарада 11 илдән җыелма командалар составында 483 кеше катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). 4-10 октябрь көннәрендә Казанда БДБ илләре арасында мәктәп спорты VII Халыкара фестивале узачак. Анда 11 илдән җыелма командалар составында 483 кеше катнашачак.
Спорт программасы спортның сигез төре буенча ярышларны үз эченә ала: мини-футбол, баскетбол, волейбол, 3x3 баскетбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат һәм мини су полосы.
5-нче октябрьдә 17.00 сәгатьтә фестивальнең тантаналы ачылышы булачак, анда «Балалар спорты» проектының координаторы, өч тапкыр олимпия чемпионы булган Ирина Роднина катнашачак.
Ярышлардан тыш катнашучыларны бай мәдәни-белем бирү программасы да көтә: Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр, Татарстан халкының милли үзенчәлекләре белән танышу, кино карау һәм танылган спортчылардан мастер-класслар үткәрү, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.