25-26-нчы декабрьдә Казан волейболчылары илнең иң көчле өч клубы белән көч сынашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Казан хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия ачык кубогының финал матчларын кабул итәчәк. Алар 25-26-нчы декабрьдә узачак.
«Динамо-Казан» клубы тарафыннан «Дүртлек финалы»н уздыру Бөтенроссия Волейбол федерациясенең конкурс комиссиясе тарафыннан расланды. Казаннан тыш, бу эшкә Тула дәгъва итте, әмма конкурс гаризасының иң яхшы шартлары аркасында, Татарстан башкаласына өстенлек бирелде.
«Динамо-Казан», финал раунды хуҗасы буларак, быел ярымфинал этабында катнашудан азат ителә, ул 1-4-нче ноябрьгә планлаштырылган.
Финал раунды жирәбәсе 6-нчы ноябрьдә Бөтенроссия волейбол федерациясе штаб-квартирасында узачак, ә 25-26-нчы декабрьдә Татарстан башкаласында дүрт иң көчле команда очрашачак, алар арасында Казан «Динамо»сы да бар.
Моңа кадәр Татарстан башкаласы Россия Кубогының «Дүртлек Финалы»н дүрт тапкыр кабул иткән иде: 2006 елда - «Баскет – холл»да, ә 2010, 2016 һәм 2017 елларда - «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә, дип хәбәр итә «Динамо-Казан» ВК матбугат хезмәте.