В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шпагачылар өчен турнир Токиода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу өчен квалификация ярышларының берсе булачак.
Фото: minsport.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Казан шпагаларда фехтовкалау буенча Дөнья кубогы этабын кабул итәчәк. Ярышлар 19-23 мартта «Казан Экспо»да узачак. Шпагачылар өчен турнир җәй көне Токиода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу өчен квалификация ярышларының берсе булачак.
Ярышлар шәхси һәм команда беренчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак. Татарстан башкаласына дөньяның 40 иленнән 400-ләп спортчы киләчәк. Турнир судьялыкны 109 судья тәэмин итәчәк, алар арасында халыкара 27 һәм 82 милли категорияле арбитр, дип хәбәр ителә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында.
Фехтовкалау буенча дөнья кубогында катнашучыларның барысының да кулларында, Казанга килгәнче 3 тәүлек алдан эшләнгән, коронавирус инфекциясе булуга тискәре тест нәтиҗәләре булырга тиеш. Татарстан башкаласына килгәч, турнирда катнашучыларның барысы да COVID-ка ПЦР методы белән тест тапшырачак.