В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су спорт төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда 405 спортчы чыгыш ясаячак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). 2-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр Казанда Су спорт төрләре сараенда беренче тапкыр 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Европа чемпионаты узачак. Анда 41 илдән 405 спортчы катнашачак. Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле ярышлар тамашачыларсыз узачак.
Спортчылар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 20 дисциплинада һәм ике катнаш дисциплинада чыгыш ясаячак. Алар бер тапкыр кулланыла торган битлекләр белән тәэмин ителәчәк, спорт комплексы территориясендә кулларны гигиеник эшкәртү зонасы җиһазландырылачак, социаль дистанцияне саклау өчен билгеләр ясалачак, керү урыннарында температураны үлчәү оештырылачак.
Җанатарлар ярышларның турыдан-туры трансляциясен «Матч! Страна» һәм «МАТЧ ТВ» телеканалларында карый алачак.
Йөзү буенча (25 м) Европа чемпионаты LEN йөзү Европа лигасы эгидасы астында үткәрелә. 2019 елның 7-нче декабрендә Казан бертавыштан кабул итүче шәһәр буларак сайланды. 2024 елда Татарстан Республикасы башкаласында шулай ук беренче тапкыр су спорт төрләре буенча LEN Европа чемпионаты узачак.
Элегрәк Казанда йөзү буенча FINA Дөнья кубогының дүртенче этабы узды. Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча Көньяк Африка Республикасыннан Мэттью Сэйтс һәм Австралиядән Эмма Маккеон җиңү яулады, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасының матбугат хезмәте.