Муниципаль мәдәният учреждениеләрендә, Казан иҗади шәһәр дип табылган очракта, ЮНЕСКО эгидасы астында чаралар үткәрүгә бәйле тәкъдимнәр буенча фикер алышачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казан мәдәният эшлеклеләрен һәм иҗади җәмәгатьчелекне шәһәрнең ЮНЕСКО иҗади шәһәрләре челтәренә керүе өчен гариза проекты турында фикер алышуга кушылырга чакыралар. Очрашулар 22-28-нче май көннәрендә балалар сәнгать мәктәпләрендә, мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә һәм Казан шәһәр филармониясендә узачак.
«Музыка» юнәлешендә гариза проектын 4-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең методик үзәге әзерләде. Фикер алышу барышында Казан үсешендә мәдәният һәм музыка иҗатының роле турындагы мәсьәләләрне, шулай ук, әгәр Казан иҗади шәһәр дип табылса, ЮНЕСКО эгидасы астында чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәрне карау планлаштырыла. Казанның муниципаль мәдәният учреждениеләрендә очрашулар җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Челтәргә кергән шәһәрләр үзләренең үсеш стратегиясен иҗади сектор аша алга сөрәләр, үз юнәлешләре буенча әһәмиятле проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыралар, шулай ук тәҗрибә алмашу һәм уртак эшчәнлектән эффектны арттыру өчен бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. ЮНЕСКО Иҗади шәһәрләре челтәренә кушылып, торак пунктлар үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм дәүләт һәм шәхси секторлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте катнашында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә вәгъдә итәләр.
ЮНЕСКО Креатив шәһәрләр челтәре 2004 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта анда дөньяның 72 илендә барлыгы 180 шәһәр исәпләнә. 2015 елның декабреннән Россия биредә Ульяновск тарафыннан «әдәбият» юнәлеше буенча тәкъдим ителгән.