Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2018, 17:43

Казан Чебоксарда транспорт системасын реформалаштыруны тәкъдим итте

Казан тәҗрибәсе турында җыелышта Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Шәһәр җәмәгать транспорты эше оештырылышы Идел буе шәһәрләре ассоциациясе гомум җыелышының төп темасы булды, чара Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Чебоксарда узды. Җыелыш Евразия җирле хакимиятенең “Тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру юлында” конгрессы кысаларында узды.

Әлеге юнәлештәге эш белән Казан, Оренбург, Пермь, Самара, Чебоксар һ.б. шәһәр вәкилләре уртаклашты. Иртән ассоциация делегациясе Чувашия башкаласының иң борынгы транспорт оешмасында – “Чебоксар троллейбус идарәсе” муниципаль унитар предприятиесендә булды. Чебоксар вәкилләре кунакларга диспетчерлар эше, троллейбус идарәсе депосын ремонтлау һәм башка нечкәлекләр турында сөйләделәр. Билгеләп үтәбез, Чебоксар Идел буе федераль округында күчмә состав берәмлеге саны буенча беренче урынны алып тора.

Казан тәҗрибәсе турында җыелышта Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде. Ул коллегаларына 2005 елда шәһәрдә транспорт проблемасының катгый булуын җиткерде. “Социаль әһәмияткә ия булган проблемалар рейтингында, торак-коммуналь хуҗалыгынннан соң, транспорт проблемасы икенче урында тора иде – моны шәһәрлеләр арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәтте”, - дип уртаклашты ул. Шәхси җәмәгать транспортының саны бик зур иде, юл-транспорт һәлакәтләре дәрәҗәсе артты, әлеге өлкәдәге муниципаль предприятиеләр банкротлык чигенә җитте. 2006 елда җәмәгать транспорты хезмәте сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләр башланды. Маршрут челтәренә оптимальләштерү һәм яңа транспорт схемасын кертү иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булды. Моның өчен Казанның югары уку йортларыннан, пассажирлар агымын тикшерү өчен, 12 меңнән артык студент җәлеп ителде. А.Габделхаков Россиянең бер генә шәһәрендә дә барлык күчмә составның маршрут челтәрен оптимальләштерү һәм яңарту буенча тәҗрибәсе булмаганлыгын билгеләп үтте. Моннан кала, тарифлар, ташламалар һәм җәмәгать транспорты бер төскә кертелде.

“Казанның транспорт реформасы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Шәһәр җәмәгать траспортын реформалаштыру өлкәсендәге уңышлар өчен 2008 елда Казан “Золотая колесница” транспорт өлкәсендәге халыкара иҗтимагый премиянең сигез номинациясендә җиңү яулады”, - дип җиткерде А.Габделхаков. Хәзер исә эш көннәрендә Казанда җәмәгать траспортыннан 820 мең пассажир куллана.

Фоторепортаж
Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең гомум җыелышы, Чебоксар, 05.10.2018блеясе, Чебоксар, 05.10.2018
Видеорепортаж
05.10.2018 16:50
Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең гомум җыелышы, Чебоксар, 05.10.2018
Барлык яңалыклар

Казан Чебоксарда транспорт системасын реформалаштыруны тәкъдим итте

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Шәһәр җәмәгать транспорты эше оештырылышы Идел буе шәһәрләре ассоциациясе гомум җыелышының төп темасы булды, чара Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Чебоксарда узды. Җыелыш Евразия җирле хакимиятенең “Тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру юлында” конгрессы кысаларында узды. </p> <p> Әлеге юнәлештәге эш белән Казан, Оренбург, Пермь, Самара, Чебоксар һ.б. шәһәр вәкилләре уртаклашты. Иртән ассоциация делегациясе Чувашия башкаласының иң борынгы транспорт оешмасында – “Чебоксар троллейбус идарәсе” муниципаль унитар предприятиесендә булды. Чебоксар вәкилләре кунакларга диспетчерлар эше, троллейбус идарәсе депосын ремонтлау һәм башка нечкәлекләр турында сөйләделәр. Билгеләп үтәбез, Чебоксар Идел буе федераль округында күчмә состав берәмлеге саны буенча беренче урынны алып тора. </p> <p> Казан тәҗрибәсе турында җыелышта Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде. Ул коллегаларына 2005 елда шәһәрдә транспорт проблемасының катгый булуын җиткерде. “Социаль әһәмияткә ия булган проблемалар рейтингында, торак-коммуналь хуҗалыгынннан соң, транспорт проблемасы икенче урында тора иде – моны шәһәрлеләр арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәтте”, - дип уртаклашты ул. Шәхси җәмәгать транспортының саны бик зур иде, юл-транспорт һәлакәтләре дәрәҗәсе артты, әлеге өлкәдәге муниципаль предприятиеләр банкротлык чигенә җитте. 2006 елда җәмәгать транспорты хезмәте сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләр башланды. Маршрут челтәренә оптимальләштерү һәм яңа транспорт схемасын кертү иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булды. Моның өчен Казанның югары уку йортларыннан, пассажирлар агымын тикшерү өчен, 12 меңнән артык студент җәлеп ителде. А.Габделхаков Россиянең бер генә шәһәрендә дә барлык күчмә составның маршрут челтәрен оптимальләштерү һәм яңарту буенча тәҗрибәсе булмаганлыгын билгеләп үтте. Моннан кала, тарифлар, ташламалар һәм җәмәгать транспорты бер төскә кертелде. </p> <p> “Казанның транспорт реформасы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Шәһәр җәмәгать траспортын реформалаштыру өлкәсендәге уңышлар өчен 2008 елда Казан “Золотая колесница” транспорт өлкәсендәге халыкара иҗтимагый премиянең сигез номинациясендә җиңү яулады”, - дип җиткерде А.Габделхаков. Хәзер исә эш көннәрендә Казанда җәмәгать траспортыннан 820 мең пассажир куллана. </p>