Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2018, 09:34

Казан Россияне Истанбулда EMITT 2018 күргәзмәсендә тәкъдим итте

Чара туризм өлкәсендә иң эре биш күргәзмә исемлегенә керә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). 25 гыйнвар көнне Истанбулда туризм һәм сәяхәтләр буенча 22-нче Халыкара Көнчыгыш-Урта диңгез күргәзмәсе ЕMITT 2018 ачылды. Казан тематик стенд тәкъдим иткән Россиянең бердән-бер шәһәре булды.

ЕMITT күргәзмәсе туризм өлкәсендә дөньяның иң эре күргәзмәләре исемлегенә керә. Быел анда 106 ил делегаты катнаша, экспонатлар саны – 1065. Чара кысаларында 6 меңнән артык рәсми эшлекле очрашу планлаштырылган.

Казан делегациясен шәһәрнең Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова җитәкләде. Татарстан Республикасының Төркия Җөмһүриятендә Вәкаләтле вәкиле ярдәмендә Истанбул провинциясенең вице-губернаторы Исмаил Гюльтекин, Истанбул Мэриясенең Туризм буенча идарәсе директоры Сердал Акъюрт, Төркиянең профильле ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Мәрмәрис, Мерсин, Бурса шәһәрләре мэрлары белән очрашулар оештырылды.

Казанның туристик потенциалы быел тугандаш-шәһәр Истанбул Мэриясенең Туризм буенча идарәсе ярдәмендә тәкъдим ителде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы мөмкинлекләрен күрсәткән стенд куелды. 3D-ролик һәм виртуаль чынбарлык күзлеге киеп, Казанда экскурсиядә булырга мөмкин иде.

Казан стендын Төркиянең Мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмуш карады. Россиянең Истанбулдагы генераль консулы Казанның Татарстан һәм Россиянең туристик мөмкинлекләрен ачуда ролен билгеләп үтте.

Моннан кала, күргәзмә кысаларында, А.Подьелышев, Татарстанның Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һ.б. катнашында Казанның туризм өлкәсендәге мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

Барлык яңалыклар