Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2023, 18:52

Казанга Кытайның Гуанчжоу шәһәреннән делегация килде

Кунаклар ТР Халыклар дуслыгы йортын, КФУны, Ленин музей-йортын, Акчарлак күлен һәм Казан Ратушасын карадылар

Фото: Казан шәһәр Думасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август). Казанга рәсми визит белән Кытайның Гуанчжоу шәһәреннән делегация килде. Кунаклар төрле шәһәр объектларында булдылар, алар арасында Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, КФУ, Владимир Ленинның музей-йорты, Акчарлак күле һәм Казан Ратушасы бар.

Бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашу узды, ә шәһәр Ратушасында делегацияне Казан Мэры урынбасары Евгения Лодвигова сәламләде.

Вице-мэр билгеләп үткәнчә, нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм – шәһәрләр арасында дуслык өчен ныклы нигез. Казан һәм Гуанчжоу вәкилләре булачак уртак чаралар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Кытай делегациясен сентябрь башында Татарстан башкаласында узачак шәһәрләрне берләштерүче форумда катнашырга чакырдылар.

Кунаклар шулай ук 7 нче шәһәр хастаханәсе янында урнашкан «Акчарлак күле» паркында булдылар. Анда аларны «7 сәламәтлек чыганагы» программасы белән таныштырдылар, ә алар үз чиратында киңлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. «Акчарлак күле» паркын төзекләндерү проекты «Шәһәр инновацияләре өлкәсендә Гуанчжоу халыкара премиясенә» тапшырылган. Бу премиядә катнашу – иң яхшы шәһәр практикаларын таратуның эффектив коралларының берсе.

Әлеге премия 2012 елда шәһәрләрне социаль, икътисади һәм экологик хәлне яхшыртуга керткән зур өлешләре өчен бүләкләү, шулай ук шәһәр инновацияләре өлкәсендә тәҗрибә алмашу практикасын үстерү максатларында нигезләнгән. 2018 елда Татарстан башкаласы «Мәдәниятара үзара аңлашу» социаль-икътисади үсеш проекты белән премия финалисты булды.

Исегезгә төшерәбез, Казан белән Гуанчжоу арасында туганлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру турында килешү 2012 елның 6 нчы июлендә төзелгән иде. Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан башкаласына Гуанчжоу Халык хөкүмәтенең Тышкы эшләр канцеляриясе башлыгы Чжань Дэцун әфәнде килде.

Рәсми делегация составына Гуанчжоудагы Коммунистлар партиясе комитеты генераль секретаре урынбасары Дэн Цзяньфу, Гуанчжоуның Үсеш һәм реформалар комиссиясе башлыгы урынбасары Дэн Хунюн, Гуанчжоу Халык хөкүмәтенең Тышкы эшләр канцеляриясенең планлаштыру һәм үсеш бүлеге башлыгы Чжоу Дэли, Халыкара алмашу һәм хезмәттәшлек үзәге башлыгы Гуанчжоу Жуань Вэй һәм башка рәсми затлар керде.

Барлык яңалыклар