Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2018, 14:44

Казанга җиде яңа заманча трамвай кайтарылды

Вагоннарда видео камералар һәм кондиционерлар урнаштырылган, ә кәнәфиләр һәм тәрәзәләр вандалларга каршы материаллардан ясалган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Казанга футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына сатып алынган заманча трамвайларның соңгы җидесе кайтарылды. Аларны “Уралвагонзавод” корпорациясенең “Уралтрансмаш” предприятиесе җитештергән.

“Килешү 2017 елның җәендә төзелде, - дип хәбәр итә “Ростех” дәүләт корпорациясе матбугат хезмәте. – Трамвайларны җәен, дөнья чемпионатына гамәлгә кертергә планлаштырыла”.

71-407 модельле вагоннар 2010 елдан чыга һәм Тула, Таганрог, Краснодар, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Түбән Тагил шәһәрләрендә кулланыла.

Хәрәкәтләре чикләнгән пассажирлар өчен салонның урта өлешендә идәннәр түбәнрәк итеп ясалган. Йөртүче кабинасында эргономик кәнәфи һәм маршрут турында мәгълүматны мониторинглау һәм пассажирларга игъланнар бирү өчен сыек кристаллы панельләр куелган.

Вагоннар 95 процентка ватан җитештерүчеләре материалларыннан ясалган. Аларны берәмләп тә, икешәрләп кушып та йөртергә мөмкин.

Барлык яңалыклар