Казан Раштуа бәйрәмендә ял итү өчен Россиянең популяр ун шәһәре исемлегенә керде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Татарстан башкаласы Раштуа бәйрәмендә ял итү өчен Россиянең популяр ун шәһәре исемлегенә керде. Рейтингны Мәскәү җитәкли, аннан соң Санкт-Петербург һәм Сочи килә.

Казаннан тыш, лидерлар арасында Түбән Новгород, Краснодар, Екатеринбург, Калининград, Воронеж һәм Мурманск бар, дип хәбәр итә «РИА Новости».

OneTwoTrip сервисы экспертлары мәгълүматлары буенча, быел Россиядә Раштуага сәяхәтчеләрнең 55% ы калачак, бу 2022 елга караганда 12% ка күбрәк. Шул ук вакытта россиялеләр арасында иң популяр чит ил шәһәре –Истанбул.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан Яңа елга сәяхәт итү өчен Россия буенча иң популяр 10 юнәлеш исемлегенә керде. ТР башкаласын сораштыруда катнашучыларның 20% сайлаган.

2023-12-28T10:52:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.