Туры очышлар атнага ике тапкыр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә планлаштырылган.
Фото: Марат Мугинов
Сишәмбе көннәрендә очкыч Казаннан 19.25 сәгатьтә очып китәчәк, Воронеж аэропортына 21.05 сәгатьтә төшәчәк. Кире якка очкыч 22.05 сәгатьтә очачак һәм Казан аэропортына 23.50 сәгатьтә төшәчәк.
Шимбә көннәрендә очкыч ТР башкаласыннан 16.50 сәгатьтә китәчәк, Воронежга 18.35 сәгатьтә очып киләчәк. Кире юнәлештә очкыч 19.35 сәгатьтә очып китәчәк һәм Казан аэропортына 21.20 сәгатьтә төшәчәк.
Юлдагы вакыт 1 сәгать 40 минут тәшкил итәчәк. Маршрутта Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары эшли, пассажир салонының максималь сыйдырышлылыгы - 50 кеше. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.