Очышлар май аенда башланачак
Фото: Екатерина Красуцкая
Татарстанга Nordwind Airlines компаниясе самолетларында барып җитеп булачак. Рейслар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм шимбә көннәрендә булыр дип көтелә. Пассажирлар юлда 5-5,5 сәгать үткәрәчәк.
Улан-Удэ белән Казан арасындагы рейсларга билетлар ташламалы тариф буенча сатылачак. Моңа федераль һәм төбәк бюджетларыннан субсидияләр алу хисабына ирешелде, дип хәбәр итә ТАСС.
Исегезгә төшерәбез, 18 нче мартта ТР башкаласы белән Сыктывкар арасында яңадан очышлар башланачак. Рейсларны «РусЛайн» авиакомпаниясе атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарыр дип көтелә.