В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр якшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Казан белән Саратовны яңа авиарейс бәйләде. Очышлар атнага ике тапкыр якшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Якшәмбе көнне самолет Казаннан 18:40 сәгатьтә кузгала, Саратовка 20:55 сәгатьтә төшә. Саратовтан самолет 17:35 сәгатьтә кузгала, Казанга килеп җитү вакыты – 17:50 сәгать.
Пәнҗешәмбе көнне Казаннан самолет 18:25 сәгатьтә оча һәм Саратовка 20:40 сәгатьтә утыра. Кире самолет 21:30 сәгатьтә оча һәм Татарстан башкаласына 21:45 сәгатьтә утырачак.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, Саратовта ул Мәскәүдән бер сәгатькә алда бара. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.