В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Составлар Яңа ел бәйрәмнәрендә йөриячәк
Фото: Денис Гордийко
ТР башкаласыннан поездлар 25 нче, 27 нче, 29 нчы һәм 31 нче декабрьдә, шулай ук 2 нче, 4 нче һәм 6 нчы гыйнварда 5:25 сәгатьтә китәчәк. Санкт-Петербургка киләсе көннәрдә 6:47 сәгатьтә барып җитәчәкләр.
Невадагы шәһәрдән поездлар 26 нчы, 28 нче һәм 30 нчы декабрьдә, шулай ук 1 нче, 3 нче, 5 нче һәм 7 нче гыйнварда 16:00 сәгатьтә китәчәк. Состав икенче көнне Казанга 19:15 сәгатьтә киләчәк.
Ерак арага йөрүче поездлар җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны +7(800)775-00-00 телефоны (Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай шалтырату), шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында белеп була, дип хәбәр иттеләр Горький тимер юлының матбугат хезмәтендә.
Элегрәк өстәмә поездлар Казанны Мәскәү һәм Екатеринбург белән дә бәйләячәк дип хәбәр ителгән иде. Составлар 20 нче декабрьдән 10 нчы гыйнварга кадәр йөриячәк.