Минскта “Ял 2018” халыкара туристлык хезмәтләре ярминкәсе үтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Казан “Ял 2018” халыкара туристлык хезмәтләре ярминкәсендә катнаша. Ул Минскта Беларусь Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган. Күргәзмә кунакларын традицион татар сые чәк-чәк белән сыйлыйлар һәм шәһәр белән 3D-күзлек аркылы таныштыралар. Шулай ук чара кысаларында Казанның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты белән Беларусь Республикасының Республика туриндустрия союзы арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.
Беларусь Республикасының алдынгы туроператорлары һәм күргәзмә кунаклары өчен 6 апрельдә Татарстан башкаласының туристик потенциалы тәкъдим ителде. Анда Казанның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова катнашты. Искәртергә кирәк, тиздән шәһәрләрне авиаэлемтә бәйләячәк – апрель азагыннан “Белавиа” авиакомпаниясе Минск – Казан – Минск туры рейслары атнага 4 тапкыр башкара башлаячак, дип хәбәр итә Туризм үсешенә булышлык итү комитеты.