В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3 августтан очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә – башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казан һәм Махачкаланы туры авиарейс бәйләячәк. 3 августтан очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә – башкарылачак.
Казаннан очкыч җомга көннәрендә 16.00 сәгатьтә китәчәк, Махачкалага 18.30 сәгатьтә төшәчәк. Кирегә Махачкаладан 18.30 очачак, Татарстан башкаласына 22.00 сәгатьтә төшәчәк.
Якшәмбе көннәрендә Казан рейс 23.40 сәгатьтә башкарылачак, очкыч Дагыстан башкаласына 02.10 сәгатьтә төшәчәк. Кирегә очкыч дүшәмбе көнне 03.05 сәгатьтә кузгалачак, Татарстан башкаласына 05.25 сәгатьтә җитәчәк.
Юл озынлыгы 2,5 сәгать тәшкил итә. Билетлар сатуда, дип хәбәр итә “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе матбугат хезмәте.