В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Казан белән Махачкаланы яңа авиарейс тоташтырачак. Очышлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Беренче рейс 1 нче майга планлаштырылган.
Пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан самолетлар 14:00 сәгатьтә очачак һәм Дагыстан башкаласында 16:35 сәгатьтә булачак, Казанга кире очу 17:40 сәгатькә планлаштырылган, ул башкалага 20:25 сәгатьтә килеп җитәчәк. Дагыстан вакыты Мәскәү вакыты белән туры килә.
Якшәмбе көннәрендә Казаннан очыш 13:10 га, Махачкалага килү 15:50 гә билгеләнгән, кирегә 16:50 дә очып китәчәк, ТР башкаласына 19:30 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Юлда вакыт 2 сәгать 40 минут тәшкил итә.
Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.