В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашучылар төрле юнәлешләрдә: шәһәр идарәсе, төзекләндерү, яшәү өчен шартлар тудыру буенча үзләренең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашты
Денис Гордийко фотосы
Кунакларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул шәһәр системаларын үстерү һәм шәһәр халкының уңайлы тормышы өчен шартлар тудыру буенча уртак тырышлыкларның әһәмиятлелеген ассызыклады.
Чарада Амурдагы Комсомольск шәһәр Думасы депутатлары Александр һәм Руслан Вәлиевлар, шулай ук «Ерак Көнчыгыш татар конгрессы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Рөстәм Абдулин катнашты.
Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рәфыйкова, үз чиратында, шәһәр идарәсенең һәм төзекләндерүнең югары стандартларына ирешүдә муниципалитетара хезмәттәшлекнең һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашуның әһәмиятен билгеләп үтте.
Очрашу кысаларында дүрт презентация булды, алар зур кызыксыну һәм актив фикер алышу сәбәпчесе булды. Чыгыш ясаучыларның берсе «Водоканал» МУП директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Таһир Вәлиев булды. Ул идарә итүгә заманча алымнар һәм шәһәрне сыйфатлы су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән инвестицияләр, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы һәм «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
«ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов торак фонды белән эшләү, коммуналь объектларны ремонтлау һәм карап тоту, шулай ук чүпләрне сортларга аеру буенча алдынгы тәҗрибә белән уртаклашты.
Аннары «Ритуал» АҖ башлыгы Марат Ишкин чыгыш ясады. Үзенең презентациясе вакытында ул сервисны яхшырту мәсьәләләрен, үлгәннәргә карата хәтерне һәм хөрмәтне саклау буенча яңа стандартларны һәм инициативаларны җиткерде. Марат Ишкин шулай ук «Курган» комплексы территориясендә җирләү эшен оештыру турында да сөйләде.
Финанс идарәсе башлыгының беренче урынбасары Александр Рассихин чара барышында Казанның, заманча шартларда шәһәрнең инфраструктурасын һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итеп, финанс планлаштыру стратегиясен уңышлы гамәлгә ашыруы турында сөйләде. Ул бюджет формалаштыру, муниципаль компанияләр эше, торак-коммуналь хуҗалык, территорияләрне төзекләндерү һәм депутатлар корпусы белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Чыгышлар тәмамлангач, очрашуда катнашучылар фикер алыштылар, үз шәһәрләрен үстерү буенча стратегияләр һәм планнар белән уртаклаштылар. Муниципалитетлар арасында шәһәр үсеше өлкәсендә диалог кирәклеген аңлау, шулай ук экологик тотрыклылык, инфраструктураны модернизацияләү һәм шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту кебек гомуми проблемаларны уртак хәл итү юлларын эзләү чараның мөһим өлеше булды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хезмәттәшлекне дәвам итү һәм тәҗрибә уртаклашу нияте турында җиткерделәр – бу шәһәрләрне халык һәм кунаклар өчен тагын да уңайлырак һәм җәлеп итүчәнрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ахырда Амурдагы Комсомольск вәкилләре Казаннан килгән коллегаларын 2026 елның 11 июлендә узачак егерменче традицион «Сабантуй» татар фестиваленә чакырдылар.
Чара шәһәрләрнең лаеклы максатларга ирешү һәм шәһәр идарәсенең дәрәҗәсен күтәрү өчен көчләрен берләштерә алуының ачык мисалы булды.
XVIII «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә. Ул территорияләр һәм татар халкы яшәгән дәүләтләр арасында күпьяклы элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итә, эшмәкәрлектә дә, мәдәният өлкәсендә дә озак вакытлы хезмәттәшлек өчен ныклы нигез булдыра.