Шәһәрләр икътисад, сәламәтлек саклау, спорт, туризм өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашырга планлаштыра.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Казан Ратушасында «Сәламәт шәһәрләр. Балалар өчен сәламәт туклану» халыкара форумы кысаларында Татарстан һәм Молдавия башкалалары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча ниятләр турындагы беркетмәгә кул куелды. Ул икътисад, сәламәтлек саклау, спорт, туризм һәм башка юнәлешләр буенча тәҗрибә белән уртаклашуны күздә тота. Документка имзаларын Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Кишинев вице-мэры Анжела Кутасевич куйдылар.
Шәһәр кунаклары алдында сәламләү сүзе белән Евгения Лодвигова чыгыш ясады. «Сезне кунакчыл Казаныбызда сәламләү минем өчен зур мәртәбә. Безнең бүгенге очрашу – дустанә йөрәкләр өчен чикләр юклыгын исбатлау, без сезгә шәһәребезгә ясаган визитыгыз өчен рәхмәт белдерәбез», – дип мөрәҗәгать итте ул делегация әгъзаларына. Евгения Лодвигова ассызыклаганча, очрашу халыкара форум көннәрендә уза. «Бу тема безнең өчен уртак, киләчәктә безнең тәҗрибә ярдәм итәр дип ышанам», – диде ул.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары очрашуда катнашучыларга ТР башкаласының илнең 100-дән артык милләт вәкилләре яшәгән иң күп милләтле шәһәрләренең берсе булуын сөйләде. Шул ук вакытта Казан Россиянең иң эре сәнәгать, финанс, сәүдә һәм туристлык үзәге позицияләрен тота.
«Казан – туристлар өчен шәһәр-магнит. 10 ел эчендә Татарстан башкаласының туристлар агымы масштаблы спорт чараларын уздыру ярдәмендә елына 5 тапкыр 3 млн туристка кадәр артты, алар арасында Бөтендөнья җәйге универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башкалар бар», – диде Евгения Лодвигова.
Гомумән алганда, Казанның дөньяның 21 илендә 56 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар. «Алар безгә якын, без алар белән мөнәсәбәтләрне җайга салабыз һәм сезнең визитыгыздан соң Казан һәм Кишинев үсештә яңа тармак алачак дип өметләнәбез», – дип билгеләде Е.Лодвигова.
Үз чиратында Кишинев вице-мэры Анжела Кутасевич бүгенге очрашу уртак проектларны эшләтеп җибәрү, нәтиҗәле эш алып бару өчен этәргеч булачагына өметен белдерде. «Безгә мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек кызыклы. Килешүне имзалау – хезмәттәшлек турында ният», – диде ул. А.Кутасевич фикеренчә, Казан – барлык юнәлешләр буенча тиз үсә торган шәһәр, аерым алганда, мәктәпләрдә дөрес туклану оештыру өлкәсендә.
Казан белән Кишинев арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы беркетмә икътисад һәм сәүдә, мәдәният, спорт, туризм өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуны күздә тота. Шулай ук яклар сәламәтлек саклау һәм мәгариф юнәлешләре буенча уртак эш оештырырга планлаштыра. Документны имзалау алга таба шәһәрләр арасында тыгыз хезмәттәшлеккә юлның беренче этабы булды.
Очрашуда шулай ук Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, Генераль примар кабинеты киңәшчесе Юлиана Орлиогло һәм башкалар катнашты.