Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2023, 17:03

Казан һәм Харбин дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү турында килештеләр

Уртак проектлар һәм төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашу планлаштырыла

Фото: Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында Казан Мэры урынбасары Евгения Лодвигова һәм Харбин хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Чзян Чуаньхай очрашты. Яклар Россия Федерациясе һәм Кытай халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту өчен дуслык элемтәләрен үстерү турында килештеләр.

«Кытай һәм Россия – дөньяда мөһим йогынты ясаучы ике ил, алар планетада тынычлыкны саклау өчен аеруча җаваплы һәм уртак үсешкә ярдәм итәләр», - диде Евгения Лодвигова очрашуда.

Уртак тырышлык белән Казан һәм Харбин гуманитар, сәүдә-икътисадый һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерәчәкләр. Шулай ук мәгариф, мәдәният, туризм, сәүдә, кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыруда тәҗрибә алмашу планлаштырыла.

«Сезгә фестиваль темасы бик якын булырга тиеш, чөнки Харбин халыкара кар һәм боз скульптура фестивале бөтен дөньяга билгеле. Без мондый вакыйганы үткәрү тәҗрибәсен бик теләп кабул итәр идек, чөнки безнең кыш та карлы һәм бик салкын», – дип өстәде Евгения Лодвигова.

Казан һәм Харбин мэрияләре проектларны бергәләп алга сөрәчәк, шулай ук ике шәһәрнең ведомстволары, оешмалары һәм предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне координацияләячәк. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Илләренең кышкы спорт төрләрен күрсәтүнең Харбин зонасы кысаларында уртак программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шулай ук Харбин ярминкәсенә, Боз һәм кар фестиваленә, шәһәрләрне берләштерүче Форумга (UCF-Казан), KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы кысаларында мэрларның түгәрәк өстәленә делегацияләр визиты оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы 7-8 нче сентябрьдә уза. Бу Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен ел саен уздырыла торган яңа мәйданчык.

Барлык яңалыклар