В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казаннан 14:55 сәгатьтә очып китәчәкләр, Ханты-Мансийскига 19:05 сәгатьтә киләчәкләр. Кире юнәлештә Ханты-Мансийскидан 13:50 дә кузгалачак, Казан аэропортына 14:10 сәгатьтә төшәчәк. Җәдвәлдә һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Юл вакыты 2 сәгать 10 минут тәшкил итәчәк. Очышлар 50 урынлы Bombardier CRJ-100/200 самолетларында башкарыла, дип хәбәр итә «РусЛайн» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан аэропорты 26 нчы мартка кадәр кышкы җәдвәл буенча эшли.