В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
Юлда пассажирлар өч сәгатьтән артык вакыт үткәрәчәк. Аларга Nordwind авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк. 189 урынга исәпләнгән Boeing 737-800 самолетларын куллану планлаштырыла.
Очышлар Казаннан – N4-755 рейсы белән дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә, ә Кемероводан N4-756 рейсы белән сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Казан аэропортының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 29 нчы гыйнварда Пермьгә туры даими авиарейслар да старт ала. Юл вакыты бер сәгатьтән артык тәшкил итәчәк. Маршрутта 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары кулланыла.