В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
Фото: Казан аэропортының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Казаннан Череповецка туры рейслар җибәреләчәк. Очышларны «Северсталь Авиа» авиакомпаниясе атнага ике тапкыр башкарачак.
28 нче сентябрьгә кадәр пәнҗешәмбе көннәрендә Череповецтан очыш 15:30 сәгатьтә башкарылачак, Казанга килү 17:00 сәгатькә планлаштырылган. ТР башкаласыннан очыш 17:50 сәгатькә билгеләнгән, Вологда өлкәсенә һава судносы 19:20 сәгатьтә киләчәк.
30 нчы апрельдән 1 нче октябрьгә кадәр очышлар якшәмбе көннәрендә дә башкарылачак. Череповецтан очыш 19:40 сәгатькә планлаштырылган, Казан аэропортында самолет 21:10 сәгатьтә булачак. ТР башкаласыннан рейс 22:10 сәгатькә билгеләнгән, Вологда өлкәсенә килү 23:40 сәгатьтә көтелә.
Юлда пассажирлар 1,5 сәгать үткәрәчәк. Очышларда Россиянең 93 урынга исәпләнгән Sukhoi Superjet 100 самолетлары җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.