Очышлар пәнҗешәмбеләр буенча башкарылачак
Татарстан башкаласын һәм Таҗикстанны яңа халыкара рейслар тоташтырачак. Казаннан Бохтарга даими очышлар 12 сентябрьдән планлаштырылган.
Рейсларда 189 пассажирны сыйдыра торган Boeing 737-800 лайнерлары эшли. Авиаташучы булып Nordwind компаниясе булачак.
Очышларны пәнҗешәмбеләр буенча башкарачаклар. Юлда вакыт 3,5 сәгатькә якын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Казаннан Бохтарга 3:20 сәгатьтә очып китәргә була, килү 8:45 тә көтелә. Кире юнәлештә лайнер 10:15 тә китәчәк һәм ТР башкаласында 11:50 дә булачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, 28 сентябрьдән турыдан-туры очышлар Казан белән Шанхайны бәйләячәк.