В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәмә поездларның билгеләнүе халыкара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә концерт уздырылуы белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
7602 номерлы электр поезды «Казан» станциясеннән 18:09 сәгатьтә юлга кузгала һәм «Аэропорт» станциясенә 18:40 сәгатьтә килеп җитәчәк. Концерт тәмамланганнан соң, тамашачылар Аэропорт станциясеннән шәһәргә 7603 номерлы поездда 21:42 сәгатьтә юлга кузгалып, Татарстан башкаласына 22:10 сәгатьтә кайтып җитәчәк.
Поездлар хәрәкәтендә тукталышлар каралмаган, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефон номеры аша тулы мәгълүмат алырга була.