Форумда катнашучыларның тәҗрибәсен Кремль яр буен, Кабан күле яр буен һәм Аккош күлен төзекләндерүдә куллану планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казан World Urban Parks бөтендөнья конгрессын кабул итәргә әзерләнә. 18-20-нче октябрьдә ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Австралия, Яңа Зеландия, АКШ, Африка, Европа һәм БДБ илләреннән 120-дән артык спикер һәм меңнән артык делегат-архитекторлар, урбанистлар, ландшафт дизайнерлары, шәһәр төзүчеләре һәм дәүләт хакимияте вәкилләрен җыячак. Форумда катнашучылар уртаклашачак тәҗрибәне «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән «Миллениум» күперенә кадәрге җәяүлеләр зонасын, Кабан күле яр буеның икенче чиратын һәм Аккош күле яр буен төзекләндерү өстендә эшләүдә куллану планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.
Мондый масштабтагы вакыйга Россиядә беренче тапкыр узачак. Элегрәк, 2015 елда конгресс Португалиядә, ә 2018 елда – Австралиядә узган иде. Эшлекле программа 120 спикер һәм 30-дан артык сессия һәм пленар утырышларны үз эченә ала. Катнашучылар, гадәттәгечә, замана кешесе тормышындагы иҗтимагый киңлекләр һәм аларның шәһәр мохитенә йогынтысы турында фикер алышачак, шулай ук, парклар һәм иҗтимагый киңлекләрне барлык стадияләрдә – концепциядән алып эксплуатацияләүгә кадәр булдыру буенча иң яхшы Россия һәм халыкара алымнар һәм практикаларны караячак. Моннан тыш, алар проблемалы мәсьәләләрне күтәрәчәкләр һәм Россиядә парклар булдыру һәм алар белән идарә итү буенча гамәли җитәкчелек булдырачаклар.
Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләвенчә, конгресста Ken Smith Workshop бюросына нигез салучы Кен Смитның чыгышлары планлаштырылган. 8 ел дәвамында Мехико Экология министрлыгын җитәкләгән World Urban оешмасына нигез салучы-директор Тани Мюллер моңарчы күрелмәгән кейс – шәһәр үзәгендә 400 га мәйданда парк төзү турында сөйләячәк, ә Gustfson Porter +Bowman партнеры Мэри Боуман Европа башкаласының үзәгендә территорияне радикаль трансформацияләү белән уртаклашачак. Ул тәкъдим итә торган компания Парижда узачак 2024 елгы Олимпия уеннарына Эйфель манарасы алдындагы 42 га мәйданлы зонаны үстерүгә конкурста җиңү яулады. Моннан тыш, форумда катнашучылар арасында Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов, Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, Россия төбәкләре губернаторлары һәм башкалар булыр дип көтелә.
«Без шулай ук үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, чөнки ул бүген дөнья көн тәртибенә аваздаш. Исегезгә төшерәбез, безнең республика программасы 2017 елдан уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль программа нигезенә салынды, ә инде бүген үк «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына әверелде», – дип билгеләп үтте ТР Президенты ярдәмчесе.
Бөтендөнья парк конгрессын World Urban Parks халыкара ассоциациясе башлап җибәрде, аны Казанда үткәрүне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, башкала Мэриясе һәм Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы хуплады.
Конгресста катнашу өчен теркәлү рәсми сайтта дәвам итә.