Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2019, 15:58

Казан хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турнирын кабул итәргә әзерләнә

Ярышларның җиңүчесе турыдан-туры Япониядәге 2020 елгы Олимпиадага чыгачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры Казанда 13-14 июль көннәрендә узачак. Европаның 12 хатын-кызлар җыелма командасы чемпионатның төп трофейлары өчен Үзәк стадионда көрәшәчәк.

Казанда булачак турнирда катнашучылар составы 29-30 июньдә Франциядә узачак Европа чемпионатының беренче этабында билгеләнәчәк. Казанга юлламаларны шушы этапның иң яхшы тугыз командасы алачак. Тагын ике команда «Трофи» дивизионыннан өстәлә, берсе – «Конференц» дивизионыннан.

Ярышларның җиңүчесе турыдан-туры Япониядәге 2020 елгы Олимпиадага чыгачак, ә икенче һәм өченче урыннарны алган командалар турнирның киләсе раундында «Репешаж» белән көрәшне дәвам итәчәк.

Казан беренче тапкыр сайлап алу Олимпия турнирын кабул итә, моңа кадәр, 2015 елдан башлап, биредә хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. Шулай ук 2017 һәм 2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелма командасы биредә җиңүче булды.

Барлык яңалыклар

Казан хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турнирын кабул итәргә әзерләнә

<p> <img src="https://www.kzn.ru/upload/iblock/8c3/36b1bb2f8a73d0ace534f3585b31a0ad.jpg">(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры Казанда 13-14 июль көннәрендә узачак. Европаның 12 хатын-кызлар җыелма командасы чемпионатның төп трофейлары өчен Үзәк стадионда көрәшәчәк. </p> <p> Казанда булачак турнирда катнашучылар составы 29-30 июньдә Франциядә узачак Европа чемпионатының беренче этабында билгеләнәчәк. Казанга юлламаларны шушы этапның иң яхшы тугыз командасы алачак. Тагын ике команда «Трофи» дивизионыннан өстәлә, берсе – «Конференц» дивизионыннан. </p> <p> Ярышларның җиңүчесе турыдан-туры Япониядәге 2020 елгы Олимпиадага чыгачак, ә икенче һәм өченче урыннарны алган командалар турнирның киләсе раундында «Репешаж» белән көрәшне дәвам итәчәк. </p> <p> Казан беренче тапкыр сайлап алу Олимпия турнирын кабул итә, моңа кадәр, 2015 елдан башлап, биредә хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. Шулай ук 2017 һәм 2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелма командасы биредә җиңүче булды. </p>