Спорт чарасы программасы билгеле булды
Татарстан башкаласында 8 февральдә 43 нче бөтенроссия «Россия чаңгы юлы» марафоны башлана. Быел өч мәйданчыкта ярышлар планлаштырылган.
Ярышларда катнашучыларга 7 февральгә кадәр номер билгесен һәм логотиплы шапканы үз эченә алган старт комплектлары биреләчәк. Аларны Үзәк стадионның матбугат үзәгендә алырга мөмкин. Мандат комиссиясе 10:00 нан 19:00 га кадәр эшли. Теркәлү өчен шәхесне раслаучы документны һәм медицина белешмәсен күрсәтергә кирәк.
Спорт вакыйгасы программасы инде билгеле. Узышу өчен өч локация сайланган:
«Локомотив» стадионы
9:00 дан 10:00 га кадәр – катнашучыларны теркәү һәм старт пакетларын бирү
10:20 – спортчыларның 5 км га йөгерүе
11:00 – спортчыларның 10 км га йөгерүе
11:40 – спорт ветераннарының һәм «Яшәү яме» проекты катнашучыларының (ретро-узыш) йөгерүе
12:00 – ярышларны ачу тантанасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Ватанны саклаучылар йөгерүе
хәйрия йөгерүе
җитәкчеләрнең йөгерүе
массакүләм йөгерүгә старт
Горки-Әмәт урманы
9.00 дан 10.00 га кадәр – катнашучыларны теркәү һәм старт пакетларын бирү
10:00 – МХО гаиләләренең йөгерүе
10:15 – Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары буенча спартакиада
10:30 – «Россия чаңгы юлы – 2025» рәсми ачылу тантанасы
предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренең хәйрия йөгерүе
Вахитов һәм Идел буе районнарының «Яшәү яме» проекты катнашучылары йөгерүе
массакүләм йөгерү
«Дәрвишләр» ТКсының Каенлык агачлыгы
9:00 дан 10:00 га кадәр – катнашучыларны теркәү
10:00 – рәсми ачу тантанасы
гаилә йөгерүе (ата-аналар һәм 12 яшькә кадәр бала)
ветераннар һәм пенсионерлар йөгерүе
Совет районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында «Игелекле Совет районы» спартакиадасы кысаларында йөгерү
массакүләм йөгерү
Исегезгә төшерәбез: йөгерүдә катнашу өчен, дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк. Моның өчен шәхси кабинетта эзләү юлына «Россия чаңгы юлы» сүзтезмәсен кертергә һәм табибтан рөхсәт булуны раслап язылырга кирәк.