Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2019, 16:03

Казан перифериядәге элеккеге сәнәгать зоналарын һәм яңа мәйданчыкларны реновацияләү хисабына үсәчәк

Якындагы 20 елда шәһәрнең төрле өлешләрендәге 13 территория Генплан проекты буенча Казанның үсеш ноктасы булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Алсу Сафина). Якындагы 20 елда шәһәрнең төрле өлешләрендәге 13 территория Генплан проекты буенча Казанның үсеш ноктасы булачак. Биредә торак, эшлекле үзәкләр һәм иҗтимагый киңлекләр урнашачак, яңа социаль объектлар, яшел зоналар һәм яңа җитештерү мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Татарстан башкаласының ничек үсәчәге турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин һәм шәһәрнең элеккеге баш архитекторы Татьяна Прокофьева сөйләде.

Полиүзәклек һәм комплекслы үсеш

Генплан нигезендә, якындагы елларда шәһәр чикләре үзгәрмәячәк, ләкин Казан үзе полиүзәк һәм комплекслы үсеш алачак. Бу районнарны үзәктә генә түгел, ә перифериядә дә үстерүне күздә тота. Торак булдыру белән беррәттән аларда хезмәт кушымтасы урыннары, социаль объектлар, шул исәптән балалар бакчалары һәм мәктәпләр, сәламәтлек саклау объектлары, шулай ук юл-транспорт инфраструктурасы да каралган. «Безнең өчен шәһәрдә үз-үзләрен тәэмин итә алырлык территорияләр булуы мөһим», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.

Тагы 16 млн кв. м торак

Шәһәрнең элеккеге баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, Генпланның төп бурычларыннан берсе – Казан халкын яшәү өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү. Ул әлеге мөһим документ өстендә эш шәһәрнең гамәлдәге ситуациясен һәм үсеш фаразларын анализлаудан башланды дип искәртте. Аерым алганда, халык саны арту көтелә. Моны исәпкә алып, Генераль планны эшләүчеләр 20 ел эчендә Казан 16 млн кв. метр торакка, 46 млн кв.метрга кадәр артырга тиеш фаразланган.

Мондый күләмдә торак төзү өчен элеккеге индустриаль зоналарны һәм депрессив территорияләрне, шулай ук шәһәр читендәге яңа мәйданчыкларны куллану планлаштырыла. «Шәһәр сәясәте шундый ки, без нокталы төзелешне карамыйбыз, шуңа күрә территорияләрдә депрессив, сәнәгать территорияләре төзү (алар инде нәтиҗәле түгел), шулай ук төзелмәгән территорияләрне куллану ресурсларның ике чыганагы булып тора», – дип билгеләде Т.Прокофьева.

Күпчелек мәйданчыклар инде тулы кыйммәтле җитештерү урыны буларак эшләми

Татьяна Прокофьева сөйләгәнчә, шәһәр үсеше өчен индустриаль зоналарны реновацияләү – яңа тәҗрибә түгел һәм бөтен дөнья буенча кулланыла.

1969 елның Генераль планында сәнәгать мәйданчыклары шәһәр чигендә яисә аннан читтә урнашкан. Казан үсә, 2007 елда, киләсе Генплан гамәлгә кергәч, әлеге мәйданчыкларның күбесе урта пояста урнашкан шәһәр үзәгендә булды. Моннан тыш, перифериядә яңа мәйданчыклар барлыкка килде. «Вәзгыять үзгәрә, бүгенге көндә күп кенә мәйданчыклар тулы кыйммәтле җитештерү урыны буларак эшләми икән инде», - дип сөйләде Татьяна Прокофьева.

Шуның белән бергә яңа Генпланны эшләүчеләр тулы кыйммәтле сәнәгать җитештерүе алып барыла торган мәйданчыкларны калдырырга һәм шәһәр чикләренә якынрак булган яңаларын оештырырга карар иттеләр. Аерым алганда, яңа җитештерү зоналары районда «Самосырово» һәм «Восточный» каты көнкүреш калдыклары полигоннары, шулай ук «Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыяте янындагы территорияләрдә барлыкка килергә мөмкин.

«Сәнәгать өчен әһәмияткә ия булган һәм шәһәр үсеше ягыннан кызыклы саналган территорияләрдә урнашкан мәйданчыкларны катнаш үсеш өчен, шул исәптән торак урнаштыру өчен куллану күздә тотыла», – дип билгеләп үтте экс-баш архитектор.

«Без шәһәр үзәгеннән агрессив рәвештә җитештерүчәнлекне чыгармыйча, әлеге мәйданчыкларда башка функцияләрне үстерү өчен шартлар тудырырга тәкъдим итәбез, - дип билгеләп үтте Казанның элеккеге баш архитекторы. - Бу эшли торган предприятиеләр кала дигән сүз, әмма алар җитештерүне модернизацияләү хисабына санитар-саклау зоналарын киметү өстендә эшләргә тиеш. Шул рәвешле башка функцияләрне үти ала торган территорияләр азат ителә».

«Депрессив мохиттә территорияне яңадан караудан башка торак төзү мөмкин түгел»

123, 200, 230, 320 һәм 3003 кебек төрле функциональ зоналар кертү аркасында Генераль планның яңа проекты 2007 елда кабул ителгән гамәлдәге документтан сыгылмалырак булды, «230, 320, 310 зоналары төрле дәрәҗәдәге торак, сәнәгать, иҗтимагый функцияләр куллануны күздә тота», – диде Татьяна Прокофьева.

Моннан тыш, якынча 30 территориядә шәһәр тарихында беренче тапкыр сыгылмалы территориаль планлаштыру зоналары – 123 функциональ зонасы барлыкка киләчәк. Бу социаль һәм транспорт инфраструктурасын алга таба үстерү шарты белән әлеге мәйданчыкларны комплекслы рәвештә үстерергә мөмкинлек бирәчәк. 123 зонасына мисал итеп Прокофьева йөк чыгара торган елга портын һәм Родина урамын китерде. Шул ук вакытта, бу зоналарны үстергәнче, территорияне планлаштыру проектларын эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте Татьяна Прокофьева. «Чынлыкта без шәһәр төзелеше ягыннан мондый депрессив мохиттә, территория яңадан каралмаганга һәм булачак кешеләр өчен шартлар тудырылганчы, торак төзү мөмкин түгел дип сөйлибез», - дип ассызыклады ул.

«Күпчелек территориядә күп катлы төзелеш күз алдында тотылмый»

Казанның Генераль планы проекты күп катлы һәм азкатлы төзелешне үстерүне күздә тота.

Шулай итеп, документ нигезендә Гадел Кутуй, Гвардия һәм Җиңү проспектлары тирәсендәге территорияне комплекслы үзләштерү күздә тотыла. Биредә алга киткән инфраструктуралы заманча төзелеш барлыкка киләчәк, шул исәптән яңа яшелләндерелгән киңлекләр булдыру да күздә тотыла. Яңа торак районнар Ферма-2 районында, Урта Кабан күле янында һәм Аракчыда элеккеге артиллерия складлары территориясендә планлаштырылган. Константиновка авылында күп балалы гаиләләр өчен участоклар бүлеп бирелгән территорияне комплекслы үстерү каралган.

Нигездә, «Көнбатыш Заречье» территориясендә һәм «Салават күпере» торак районында күп катлы төзелеш алып барылачак, анда яңа йортлар белән бер үк вакытта 9 балалар бакчасы һәм 4 мәктәп барлыкка киләчәк.

Күп катлы планлаштыру проектында торак үсеше зонасы, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башкалар өчен ызанлана һәм шәһәргә бирелә торган территорияләр күрсәтелә. Мәсәлән, «Көнбатыш Заречье» планировкасы проекты территориясендә (330 га) 7-25 катлы йортлар, 1560 урынга исәпләнгән җиде мәктәпкәчә учреждение, 3425 урынга исәпләнгән дүрт мәктәп, поликлиникалар, физкультура-спорт корылмалары, шәһәр һәм район әһәмиятендәге иҗтимагый-эшлекле объектлар төзү планлаштырыла.

Үсеш һәм интеграция Казанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнары М-14 янында көтә.

Гамәлдәге Генплан белән чагыштырганда, шәһәрнең көнчыгыш һәм көньяк өлешләрендә күп катлы төзелеш күздә тотылмый», - дип билгеләп үтте Татьяна Прокофьева. Нигездә, азкатлы төзелеш Көнчыгыш дугасы районында планлаштырыла. Шәһәрнең элеккеге баш архитекторы аз катлы төзелеш планлаштыру проектын эшләгәннән соң гына алып барылачагына игътибар итте. «Без тәртипсез рәвештә ызанлау белән килешмибез, аз катлы йортлар бары тик юллар билгеләнгән очракта гына төзелеә ала дип саныйбыз; җәмәгать транспорты ни рәвешле йөриячәк, мәктәпләр һәм балалар бакчалары үсешенә территорияләр ызанлаштырылган һәм шәһәргә тапшырылган очракта гына барлыкка килергә мөмкин, - дип ассызыклады ул. – Бу территорияләр шулай ук максималь рәвештә уңайлы булырга тиеш».

Генпландагы торак йортлар белән беррәттән яңа эшлекле һәм иҗтимагый үзәкләр дә каралган – пассажирлар елга порты һәм ВСМ вокзалы («Төньяк вокзал») янында.

«Генплан - катлаулы документ, әмма ул Казанның комплекслы шәһәр буларак җайга салу сериясендә беренче», – дип билгеләде Т.Прокофьева. Шулай итеп, киләсе этапта Генплан материаллары нигезендә Төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләре һәм шәһәр төзелешен проектлауның Җирле нормативлары эшләнәчәк.

Фоторепортаж
Казанда 13 өстенлекле «үсеш ноктасы»н үстерү планлаштырылган
Видеорепортаж
04.09.2019 13:50
Казанда 13 өстенлекле «үсеш ноктасы»н үстерү планлаштырылган
Барлык яңалыклар