Бу сезонда прокат хезмәтләреннән 21 меңнән артык кеше файдаланган
Фото: Денис Гордийко
Шугалак 2 нче марттан бирле шәһәрлеләрне кабул итми. Сәбәбе – һава температурасының әкренләп күтәрелүе, бу бозның сыйфатына тәэсир итә. Яңа ел алдыннан ачылган боз мәйданы барлыгы 63 көн эшләде, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.
Традиция буенча, шәһәрлеләр һәм ТР башкаласы кунаклары шугалакта Яңа елны каршы ала алды. Шулай ук биредә Илья Авербух, Алексей Ягудин, Максим Шабалин һәм башка танылган фигуристлар катнашында WinterFest боз тамашасы узды. Мәйданчыкта башка чаралар да оештырылды: тиз танышу кичәләре, мастер-класслар, биюләр һ.б.