Боздагы ярыкларны һәм тигезсезлекләрне кулдан бетерәләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Бу сезонда Казанның «Черек күл» паркындагы шугалакта бозны карап тоту махсус боз катыру машинасы ярдәмендә башкарыла.
Шугалакта боз катыру, бик каты кар яуган яки һава температурасы җитәрлек дәрәҗәдә түбән булмаган көннәрдән тыш, көн саен үткәрелә. Башта трактор ярдәмендә бозны кардан чистарталар, ә аннан соң кайнар су агызалар. Шул ук вакытта барлык ярыклар һәм тигезсезлекләр кулдан бетерелә, дип хәбәр ителә җәмәгать киңлегенең Instagram-аккаунтында. Шулай ук боз кардан һәр техник тәнәфес вакытында чистартыла.
Исегезгә төшерәбез, шугалакта тимераяклар прокаты пункты эшли, арендалау өчен 26-47 үлчәмдәге 450 пар бар. Шуа белмәгән балаларга махсус җайланмалар – «фигурист ярдәмчеләре» бирелә.
Шугалак эш көннәрендә 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшли. Техник тәнәфес – 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр. Инвентарь бирү шугалак ябылуга бер сәгать кала туктатыла.