В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшкәртелгән чимал Аккош күле янындагы мәйдан юлларына җәеләчәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Казан халкы 23 марттан 19 апрельгә кадәр «Тәгәри тәгәрмәч, файдага тәгәри!» экология чарасы кысаларында 6 мең 523 автомобиль шинасы тапшырган. Бер айда 60 тоннага якын кулланылган чимал җыеп алынган.
Акциядә якынча 1,6 мең Казан кешесе катнашкан. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен 10 җыю пункты ачылган.
Тапшырылган чималның барысы да эшкәртүгә озатылачак: эшчеләр 58,7 тонна шинадан 44 тонна вак резина бөртекләре алачак. Эшкәртелгән чимал Аккош күле янындагы мәйдан юлларына җәеләчәк. Төзекләндерү эшләрен май ахырында башларга ниятлиләр.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, чара башланып китүгә ике атна узуга казанлылар 2 мең 745 автомобиль шинасы тапшырган. Шәһәр халкының соравы буенча проектны 19 апрельгә кадәр озайтканнар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласының 10 мәктәбендә шулай ук «Файдага булсын!/Ход пластиком» экология чарасы уздырыла. Укучылар кулланылган пластик шешәләрне һәм капкачларны җыя. Җыелган чимал шахмат фигуралары, «Аккош күле» урман паркы территориясендә урнаштырылачак яңа арт-объектны ясау өчен материал буларак кулланылачак.