Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2019, 09:58

Касыйм Сәлимгәрәев: «Чирәм өстеннән әйләнгеч юллар белән бардым, ярый әле буем кечкенә, немец кулына төшмәдем»

Касыйм Сәлимгәрәев KZN.RU порталы укучыларына ничек көрәштәшләрен коткарып калуы, яралануы һәм сугыштан соңгы еллары турында сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Алинә Бережная). Бөек Ватан сугышы тарихын анда катнашучылар яза. Ветеранның һәр хроникасы уникаль – шәхси җиңүләр, җиңелүләр, бүләкләр һәм югалтулар белән тулган. 1941 елдан 1945 елга кадәр сугыш төп сигез стратегик фронтта 3 млн кв. км мәйданлы территорияне колачлый. Гомуми фронт линиясе 3 мең км тәшкил итә. Бөек Ватан сугышының иң зур көрәшләренең берсе Курск дугасында үтә. Ул вакытта Совет ягыннан сугышларда бер миллионга якын кеше катнаша. Шуларның берсе Үзәк фронтның 6-нчы армиясенең 121-нче дивизиясе укчылар полкы элемтәчесе, Татарстан АССРның Актаныш районында туып-үскән Касыйм Сәлимгәрәев була. Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан ул KZN.RU порталы укучыларына ничек көрәштәшләрен коткарып калуы, яралануы һәм сугыштан соңгы еллары турында сөйләде.

Касыйм Сәлимгәрәй улы - энергияле, ягымлы һәм үзенең 95 яше өчен искиткеч җыйнак - KZN.RU корреспондентын йортының капка төбендә каршы алды. «Көттем сезне, чәй кайнады, гади йортыма рәхим итегез», - дип сәламли безне ветеран һәм өйгә керергә чакыра.

Алгы бүлмәдә безнең өчен әзерләнгән тапочкалар әзерләнгән, ә кухня өстәлендә чәй сервизы һәм тәм-томнар тора. Касыйм Сәлимгәрәевичның йортында барысы да гади, әмма үзенчәлекле зәвык сизелә - тәрәзәләрдә, диварларда картиналар, йомшак диванда мендәрләр һәм китаплар белән тулган стеллажлар.

«Мин Актаныш районының Такталачык авылында туганмын, - дип башлады сүзен ветеран. - Кечкенәдән китаплар укырга яратам, гарәп телендә дә укыйм, моны миңа әти өйрәтте. Ул бик белемле иде, шуңа күрә мәктәптә дә уку җиңел бирелде».

30-нчы елларда авылда хәерчелек, ачлык иде, колхозда хезмәт хакын түләмиләр, гаилә тормышын җиңеләйтә алмаган Касыйм Сәлимгәрәй улы авылда 8 нче сыйныфны тәмамлый да Казанга механика-технология техникумына укырга керә. «Анда стипендия 64 сум иде, ул вакыт өчен шактый зур акча иде, үз көнемне үзем күрә башладым», - дип сөйли ветеран.

1941 елның 22 июнендә, техникумның 3 курсын тәмамлап, Касыйм Сәлимгәрәев җәйге каникулларга теплоходта туган авылына кайтып китә. Пристаньда ул үзенең Фин сугышын узган укытучысын очрата. Сөйләшеп китәләр. «Мин аннан ничек сугышуын сорадым, ә ул миңа җавап бирә: «Күрәсең, Касыйм, исән-сау әйләнеп кайттым, финнарны җиңдек, әмма горизонтта икенче сугыш – немецлар бәреп кергән, Көнбатышта инде үтерәләр», – дип сөйли Касыйм Сәлимгәрәй улы. Ветеран шулай Бөек Ватан сугышы башлануы турында белә.

Геройга фронтка повестка 1942 елда килә, ул вакытта Касыйм Сәлимгәрәй улына 18 яшь була. Горький өлкәсенең Кулебаки шәһәрендә маршевой батальон составында запас полкта дүрт айлык әзерлектән соң Касим Сәлимгәрәев составында хәрби эшелонда Сталинградка китә.

«Сез фронтка баруыгызны аңладыгызмы?» - дип ветераннан кызыксынабыз. «Юк, сугыш турында мин хикәяләр буенча гына белә идем, без бит бөтенләй дары иснәмәгән малайлар идек, – дип искә ала ветеран. - Сталинградка 1943 елның февралендә килдек, ул вакытта немец гаскәрләре тар-мар ителгән иде, корал бирмәделәр, безне запаста тоттылар, бер ай вагонда яшәдек».

Ветеран бер айдан соң дары исен, шартлаулар, җиңелү утларын һәм үлемнәрне бер ай үткәч күрә - март аенда Курскка килә, анда ул Үзәк фронтның 6-нчы Армиясенең 121-нче дивизиянең 574-нче укчы полкының алдынгы позициясенә эләгә.

Безнең геройга алдынгы җаваплы участокны ышанып тапшыралар - Белгород юнәлешенең бөтен линиясе буенча элемтәне тәэмин итү эше йөкләнә. «Зур әһәмияткә ия булган хәбәрләр дә килә иде, шуңа күрә аларны төп җитәкчелеккә аларны телдән дә җиткерергә туры килде», – дип искә ала ветеран.

Инде 76 ел узды, ә Касыйм Сәлимгәрәй улы стенографик төгәллек белән Курск дугасында сугыш башланганын хәтерли – берполчан траншея белән казып, корал чыгармаган һәм сугышчан иптәшләренең үлемен күргән. «Немец килеп җиткәнен күрәбез һәм төбәмичә генә ут ачабыз, ә анда кем белә инде эләгәме-юкмы икәнен», – дип сөйли Касыйм Сәлимгәрәев. Бигрәк тә ветеран хәтерендә ротаны коткару очрагы истә калган.

1-нче июльдә дивизия командиры Сумск өлкәсенең Рыльск шәһәре астындагы Сейм елгасы артындагы авылда сугыш разведкасы оештырырга боерык бирде. Авылга немецлар якыная иде, безнең бер ротабыз радистсыз калды. «Тере» элемтә кирәк булды. «Миңа ротага кадәр шуышып барырга һәм тиз арада аны елга ярына чыгарырга боерык бирелде. Чирәм өстеннән әйләнгеч юллар белән бардым, ярый әле буем кечкенә, немец кулына төшмәдем. Рота позициясенә ирешкәч, мин командирга кичекмәстән Сейм елгасы аша күчәргә кирәклеген хәбәр иттем», - дип сөйли ветеран. Касыйм Сәлимгәрәев шул рәвешле хезмәттәшләренең гомерен саклап кала.

Аның сугыш биографиясендә мондый вакыйгалар аз түгел. Әле тагын да күбрәк булырга мөмкин булган, тик бер сугышта уң аягы каты яралана – пуля егетнең балтыр сөяген әйтерсең лә ваклап бетерә.

«Госпитальдә койкада һәм идәндә яраланган солдатлар ята иде, авыртудан җәфа чигәләр, күбесе нык авыр хәлдә, – дип искә ала Касыйм Сәлимгәрәев. - Бер сугышчы аякны кисеп алырлардыр, мөгаен, диде. Иртән операциядән соң гипс белән уяндым - аягымның зур бармагын күреп ничек шатланганымны белсәгез». Ветеран фронтка әйләнеп кайтмаган.

Савыкканнан соң аны комиссия бәяләмәсе белән Урта Азия хәрби округына җибәрәләр: «Өлкән сержант буларак эшли ала, строевой хезмәткә яраксыз», ләкин шуңа да карамастан 127-нче запас ату полкында команда взводы ярдәмчесе булып эшләвен дәвам итә.

Сугыштан соң Касыйм Сәлимгәрәй улы тормышын газ тармагы белән бәйли. Казанга ул 1953 елда гаиләле булып килә һәм Миннебай – Казан магистраль газүткәргечен төзүдә катнаша, соңрак «Газпром трансгаз Казан»га урнаша, анда 48 ел эшли.

Касим Сәлимгәрәй улының парад пиджагында уннан артык бүләкләре - «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм башкалар. Әмма, ветеран фикеренчә, иң зур бүләк – аның гаиләсе.

«46 ел хатыным белән мәхәббәт һәм татулыкта яшәдем, без өч бала тәрбияләп үстердек, хәзер мин җиде онык һәм биш оныкчыкның бәхетле бабае. Кулларым үз урынында, үз аякларымда йөрим, башка ветераннар белән очрашам, күп аралашам һәм һәр үткән көнгә шатланам», – ди Касыйм Сәлимгәрәй улы елмаеп.

Барлык яңалыклар