Балалар дәресләргә 9-нчы гыйнварда әйләнеп кайтачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Казан укучыларының кышкы каникуллары 13 көн дәвам итәчәк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы кышкы каникулларны 27-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр үткәрергә тәкъдим итте.
Балалар дәресләргә 9-нчы гыйнварда әйләнеп кайтачак. Кышкы каникулларда Казанның 136 мең 353 укучысы ял итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда бәйрәм көннәрендә 160-тан артык чара көтелә.