В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә 97 экспонат тәкъдим ителәчәк, алар арасында Мосин винтовкасы, үзе корыла торган Симонов карабины һәм АК-74М автоматы.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). 25 нче апрельдә Казан Кремленең Гавами урыннары күргәзмә залларында М.Т.Калашников исемендәге ату коралы музей-күргәзмә комплексы фондларыннан «Калашников. Солдат. Конструктор. Легенда» күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә 97 экспонат тәкъдим ителәчәк, алар арасында 1891/1930 елгы тзелешле Мосин винтовкасы, 1945 елгы төзелешле үзе корыла торган Симонов карабины һәм АК-74М автоматы бар.
Михаил Калашников ату коралы тарихына АК-47 автоматын булдыручы буларак керә, ул корал дөньясында ХХ гасыр легендасына әверелә. Күргәзмәдә кунаклар Бөек Ватан сугышы чорындагы совет ату коралын, 1940-1970 еллар ахырында конструктор тарафыннан эшләнгән автомат коралның серияле һәм тәҗрибә үрнәкләрен, гражданлык, спорт һәм ау коралларын, шулай ук 1991 елдан соң Калашников системасы базасында төзелгән автоматларны һәм пистолет-пулеметларны күрәчәк.
Экспозициядә шулай ук конструкторның шәхси коллекциясеннән әйберләр, бүләкләр, XX-XXI гасырлар фотодокументларының төп нөсхәләре булачак. Күргәзмәне киң аудиовизуаль контент һәм интерактив биремнәр белән мультимедия комплекслары тулыландырачак.
Күргәзмә 24 нче апрельдә 15:00 сәгатьтә ачылачак. Кунаклар өчен ул 25 нче апрельдән эшли башлаячак: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе – 10:00 дән 18:00гә кадәр, җомга – 11:00дән 20:00гә кадәр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.