В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларга кертемнәр, кредитлар, түләү карталары һәм башка банк продуктлары турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). 15 нче декабрьгә кадәр татарстанлылар финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия онлайн-зачетында катнаша ала. Катнашучыларга кертемнәр, кредитлар һәм түләү карталары, башка финанс продуктлары һәм хезмәтләре, мошенниклык схемаларын ничек тану турында сораулар бирәчәкләр.
Сорауларга мөстәкыйль рәвештә яки гаилә командасын җыеп (шул чакта биремнәрне үтәү вакыты икеләтә артачак) җавап бирергә мөмкин. Сорауларга җавап бирергә тырышу саны чикләнми.
Быел зачет кече сыйныф укучылары өчен гаилә бюджетының ничек формалашуын, кибеттә ничек акыл белән сатып алырга һәм башкаларны белергә ярдәм итүче сораулар белән тулыландырылган.
Һәр катнашучы зачет нәтиҗәләре буенча оештыручылардан – Россия банкыннан һәм Стратегик инициативалар агентлыгыннан исемле сертификат алачак. Катнашу өчен теркәлү зарур.
«Узган ел Татарстан Республикасы онлайн-зачетта катнашучыларның гомуми саны буенча лидер булды. Барлыгы аңа 36 меңнән артык татарстанлы кушылган һәм финанс грамоталылыгының яхшы дәрәҗәсен күрсәткән. Быел да республика халкын финанслар турындагы белемнәрен тикшерергә һәм индивидуаль тәкъдимнәр алырга чакырам», - дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ дәүләт учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.