Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2022, 15:57

Казанда колачлы җыештыру эшләре узды: 60 меңгә якын казанлы, 1030 предприятие һәм 400 берәмлек техника

Көн ахырына 2 млн 600 мең кв.метрдан артык яшел зоналар, юллар һәм предприятиеләргә якын территорияләр чистартылачак, дип планлаштырыла.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче апрель, Дмитрий Никитин). Бүген Казанның гомумшәһәр өмәсендә 60 меңгә якын кеше, шәһәрнең 1030 предприятие һәм оешмасы хезмәткәрләре катнашкан. Эшләргә 400 берәмлек техника җәлеп ителгән. Өмәгә район хакимияте, идарәче компанияләр, мәгариф, спорт һәм мәдәният учреждениеләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар чыкты. Масштаблы җыештыру эшләре шәһәрнең барлык районнарын һәм җәмәгать киңлекләрен колачлады. Казанлылар үзләре өчен уңайлы мәйданчыкны сайлап алып, ишегалларында, паркта, скверда яки яр буенда тәртип урнаштырдылар – аларга кирәкле барлык инвентарь урында бирелде.

Көн ахырына 1 млн 300 мең кв.м яшел зона, 73 мең кв. м предприятиеләргә якын территорияләр, 1 млн 260 мең кв. м юл, 45 га парк һәм сквер, 1789 ишегалды һәм 7 мең метр озынлыктагы койма чистартартылырга тиеш иде.

Иртән Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкы, ТР башкаласы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм Совет районы администрациясе коллективы белән бергә Танк урамындагы яшел зонаны – «Комарова» тукталышыннан Зорге урамына кадәрге участокны чүп-чардан чистартты.  Шул ук вакытта җыештыру эшләре Җиңү паркында да алып барылды. Шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урынына чисталык урнаштырырга Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм шәһәр Думасы депутатлары килде.

Быел сулыкларның һәм урман полосаларының яр буе зоналарын чистартуга төп басым ясалды. Әйтик, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе коллективы Киров дамбасы яр буен җыештырдылар. Мәскәү районының идарәче компанияләре, аерым алганда, «Заречье» хезмәткәрләре, халык белән бергә Ибраһимов проспекты һәм Фрунзе урамнарындагы ишегалларын тәртипкә китерде. Лукницкий исемендәге скверны җыештырырга дары заводы коллективы, «Бердәм Россия» партиясе бүлеге әгъзалары, энергетика университеты студентлары һәм аларның укытучылары чыкты. Район администрациясендә хәбәр итүләренчә, ике мәйданчыкта чүплекләр бетерелгән. Шимбә өмәсендә Казанның ике районында 100 берәмлеккә якын техника кулланылган.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе командасы шулай ук шәһәрнең яр буе зонасын җыештыруда катнашты. Алар С.Хәким урамы буйлап Казансу елгасы ярын «Казан» гаилә үзәгеннән «Ривьера» кунакханәсенә кадәр чүп-чардан арындырды. Моннан тыш, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре һәм гомуми белем бирү уку йортлары укучылары ярдәмендә «Крылья Советов» паркы тулысынча җыештырылды. Җәмәгать киңлегендә өмә «Татарстанда чиста булачак!» экологик бәйрәме һәм «Чиста уеннар» квесты форматында узды. Квестта катнашучылар чүп җыю һәм сортлау буенча ярыштылар, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хезмәткәрләре Мирный поселогындагы каенлыкны чүп-чардан чистарттылар. Гомумшәһәр өмәсе барышында бу районнарда предприятиеләр һәм күп фатирлы торак йортлар янындагы территорияләрне тәртипкә китерде, шулай ук шәһәр транспортын көтү павильоннарын, коймаларны һәм киртәләрне чистарттылар. Локомотив пляжында арт-өмә узды, анда 25 кеше катнашты. Акциядә катнашучылар чүп-чар җыю, аны эшкәртүгә тапшыру, эскәмияләрне төзәтү һәм пляжга керү юлындагы стеладагы язуларны буяудан тыш, иске баннерлардан инсталляция дә тудыра алды. Ә балалар өчен мастер-класслар оештырылды, алар барышында балалар пычкы белән киселгән агач кисәкләрен бизәде.

Исегезгә төшерәбез, өмәләрдә катнашучылар интернет-кибетләрнең берсенә сертификатлар ота ала. Казан Мэриясе 5 мең сумлык 5 сертификат һәм 10 мең сумлык бер сертификат (коллективлар өчен) уйнатачак. Конкурста катнашу өчен «Вконтакте»да үз аккаунтыгызда #казаньнасубботнике» хештегы белән өмәдән фотосүрәтләр куярга һәм пост астында комментарий калдырырга кирәк.  Һәр катнашучыга тәртип номеры биреләчәк. Әгәр конкурсант өмәдә коллективтан катнаша икән, моны комментарийларда күрсәтергә кирәк. Нәтиҗәләр 28 нче апрельдә ясалачак.

Фоторепортаж
И.Метшин Танк урамында узган өмәдә катнашты
Видеорепортаж
23.04.2022 09:51
Илсур Метшин Танк урамындагы яшел зонаны җыештырырга чыкты
Барлык яңалыклар