Казан метрополитенын кышка әзерлиләр: предприятие барлык станцияләр өчен җиһаз һәм реагент сатып алган; 273 капчык киптерелгән һәм иләнгән ком, тагын 157 капчык техник тоз әзерләнгән.
Станцияләргә керү төркемнәрендә чәчәк түтәлләрен җыеп алдылар һәм күпьеллык үсемлекләрне һәм куакларны кышлатуга әзерләделәр. «Горки»дагы җәяүлеләр кичүендә резин өслеген алыштыралар. Соңрак шундый ук эшләр «Әмәт» метрокүперендә башкарылачак. Барлык станцияләрдә дә ишекләргә техник хезмәт күрсәтү үткәрелде.
Энергия хуҗалыгы хезмәте җәяүлеләр керү юлларындагы җылылык пәрдәләренең һәм инфракызыл нурланышының эшләвен, шулай ук яктыртуның төзеклеген һәм җилләткеч җайланмаларының торышын тикшерде.
Барлык станцияләрдә дә җылыту системасы торбаларын пресслаганнар һәм юганнар, ватык радиаторларны алыштырганнар, электр казаннарын әзерләгәннәр һәм тикшергәннәр, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУПта.
Белгечләр станцияләрне, юл диварларын һәм кабель коллекторларын юуны дәвам итәләр. Мәсәлән, «Кремль», «Сукно бистәсе», «Әмәт» һәм «Габдулла Тукай мәйданы»нда эшчеләр 3200 кв.м юл диварларын һәм рәшәткәләрне
кулдан юганнар .
Моннан тыш, октябрьдә тоннельләрдә 160 диодлы лампа алыштырылган, платформаларда һәм вестибюльләрдә 176 яктырткыч өстәлгән. Станцияләрдә 200дән артык идән, дивар һәм тоела торган плитәләр яңартылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1 ноябрьдән метрополитен поездлары хәрәкәте интервалы 5 мин 33 секундка кадәр
кимиячәк . Кеше агымы күп булган сәгатьләрдә линиядә 10 состав йөриячәк. Карар пассажирлар саны артуны исәпкә алып кабул ителде.