В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдагы төндә республика башкаласында бераз кар явачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Синоптиклар казанлыларга аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Алдагы төндә бераз юеш кар явачак, иртәгә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан исүче уртача тизлектә җил көн дәвамында төньякка алышыначак. Һава температурасы төнлә һәм иртәгә көндез 3-5 градус нульдән түбән булачак, кичкә 9-11 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем алганда, урыны белән аз гына кар явачак, шул исәптән юеш, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан төньякка үзгәрүчән талгын җил. Һава температурасы -2-дән -7 градус аралыгында тирбәләчәк, көн дәвамында акрынлап төшәчәк, кичкә көнбатыш районнарда 7-12 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.