Эшләр Мәскәү, Татарстан һәм башка урамнарда узачак
Фото: Денис Гордийко
Ремонт эшләре Мәскәү, Татарстан, Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан урамнарындагы һәм Оренбург трактындагы тукталышларда ике юнәлештә дә алып барылачак.
Павильоннарны урнаштыру урыннары турындагы мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин. Яңа тукталышлар күпкә уңайлырак булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең транспорт комитетында.
БРИКС саммиты ТР башкаласында агымдагы елның октябрь аенда узачак. Шәһәрдә халыкара вакыйга чараларына җәлеп ителәчәк объектларны төзү һәм ремонтлау буенча актив эш алып барыла. Мәсәлән, җир өсте кичүләрендә 13 күтәргеч платформа алыштырылачак. Бүген объектларда сүтү белән бәйле эшләр төгәлләнә, бер үк вакытта аларны гидроизоляцияләү башкарыла. Эшчеләр электр белән тәэмин итү һәм яктырту системаларын алыштыруга әзерләнәләр.