Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2024, 12:42

Казанда БРИКС саммитына игълан ителгән 39 йорттан 34 йортның фасады ремонтланды

Илсур Метшин мәдәни мирас объектларында эшләр башлануны тизләтергә кушты

Казанда БРИКС саммитына планлаштырылган 39 йортның 34 фасадын ремонтлаганнар – бүгенгә эшләр 92%ка үтәлгән. Тиздән төзүчеләр дүрт мәдәни мирас объектын яңартуга керешәчәкләр, ә 30 июньгә Николай Ершов урамындагы бинаның фасадын ремонтлап бетерәчәкләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә билгеле булды.

ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин ММО фасадларында эшләр башлануын Казанда алдагы көнне тәмамланган БРИКС Уеннарын уздыру сәбәпле күчерделәр, дип аңлатты. «Ремонтны башларга кирәк. Объектлар Казанның мәдәни мирасы белән бәйле. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәттәшләре белән эшләүне сорыйм», – дип  билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.

Николай Ершов урамындагы 4/2 нче йорт фасадын ремонтлау төгәлләнеп килә. «Эшләрне үтәү сроклары Горький исемендәге парк янында җәяүле кичүне реконструкцияләүгә бәйле рәвештә арттырылды», – дип аңлатты Василий Лысачкин.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммитына фасадларны ремонтлау 1 апрельдә башланды. Эшкә 398,5 млн сум бүлеп бирелгән. Фасадларны яңарткан күпчелек йортлар Вахитов һәм Идел буе районнарында (31 объект), калганнары – Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында урнашкан.

Торак фондын капиталь төзекләндерү программасын исәпкә алып, быел Казанда 88 йорт фасадын яңартачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 24.06.2024
Видеорепортаж
24.06.2024 12:14
БРИКС илләре саммитына Казанда 39 күпфатирлы йортта ремонт эшләре бара
Барлык яңалыклар