Татарстан башкаласында яңа уку елы башына узган ел ачыкланган 68 авария куркынычы булган участокны бетерү планлаштырылган. Аларда светофорлар белән көйләнә торган җәяүлеләр кичүләрен оештыралар, ясалма юл тигезсезлекләрен җиһазлыйлар, ә автомобиль һәм трамвай юллары киселешендә резин түшәмнәр алыштырылачак. Республика бюджетыннан бу максатларга 150 млн сум җибәрелде, заказ бирүче — «Главтатдортранс» ДКУ. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.
Узган ел шәһәрдә авария куркынычы булган 71 участокны юк итүгә ирешелгән. Юл-транспорт хәлен яхшырту өчен 136 чара башкарылган, дип билгеләп үтте докладчы.
Быел шулай ук шәһәрнең 17 чатында светофор объектларын урнаштыру һәм төзекләндерү планлаштырыла. Узган ел әлеге эшләр 38 светофор объектында башкарылган. «Аларның күп өлеше Горький шоссесын масштаблы төхекләндерү һәм Вознесенск трактын төзү кысаларында башкарылды», – диде Алексей Сидоров.
Бүгенге көндә Казанда 43 меңнән артык юл билгесе урнаштырылган. Агымдагы елда тагын 2 меңнән артык («Буйлар буенча хәрәкәт» машина йөрү өлешендә юл билгеләре булган 18 Г-сурәтле терәкне дә кертеп) урнаштыру планлаштырылган. Моңа республика бюджеты акчаларыннан 10 млн сумга якын акча тотылачак.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыруга шәһәр бюджетыннан да өстәмә акча бүлеп бирелә. Мәсәлән, узган ел 15 млн сумны мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы җайга салынмый торган 18 җәяүлеләр кичүендә светофорның җемелдәп торган сары бүлекләрен урнаштыруга юнәлдергәннәр. Хәзерге вакытта шәһәрдә мондый җайланмалар белән 61 көйләнмәгән кичү урыны җиһазландырылган.
Шулай ук узган ел аеруча авария хәлендәге урыннарда 15 проекцияле җәяүлеләр кичүе җиһазландырылган, бүгенге көндә шәһәрдә аларның саны 42.
Күрү сәләте начар булган шәһәр кешеләренең юл аша чыгу куркынычсызлыгын һәм уңайлылыгын арттыруга аерым игътибар бирелә. Узган ел сукырлар җәмгыяте белән килешү буенча 43 җәяүлеләр кичүендә «Триоль-м» җәяүлеләрне тавыш белән озата бару җайланмасы урнаштырылган. Гомумән алганда, Казанда 64 күчү әлеге җайланмалар белән җиһазландырылган. Транспорт комитеты җитәкчесе ассызыклаганча, агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Сидоров ассызыклаганча, соңгы 10 елда Казанда теркәлгән автомобильләр саны 30% ка арткан һәм бүгенге көндә 486 меңнән артык тәшкил итсә дә, аварияләр саны шул ук чорда сизелерлек кимегән. Шул рәвешле юл-транспорт һәлакәтләре саны 31% ка, һәлак булучылар 46% ка, ә зыян күрүчеләр 33% ка кимегән.