26-нчы декабрь көндез урамнарны җыештырырга 246 берәмлек махсус техника җәлеп ителде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 386 юл эшчесе һәм 246 берәмлек махсус техника, шул исәптән 59 катнаш юл машинасы, 75 трактор щеткасы, 31 үзбушаткыч, 43 фронталь төягеч, 23 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Карны Батурин, Беломорск, Восстание, Декабристлар, Зорге, Ипподром, Королев, Кремль, Литвинов, Мариуполь, Молодежная, Назарбаев, Павлюхин, Пушкин, Театр, Фучик урамнары участокларыннан, шулай ук Горький Шоссесы, Җиңү проспекты, Ирек мәйданы һәм башка участоклардан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә урамнардан 1415 тонна кар чыгарылган, кышкы сезон башыннан – 113,2 мең тоннадан артык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.