В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый карарны бүген еллык матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Яңа елга 7 яшькә кадәрге барлык гаиләләргә 5 мең сум түләнәчәк. Ярдәмнең яңа дәрәҗәсе турында бүген РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсендә Яңа Огарево дәүләт резиденциясендә видеоэлемтә режимында узган еллык зур матбугат конференциясендә сөйләде.
«Быел, кызганычка каршы, санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында балалар чыршы бәйрәмнәре белән бәйле массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды. Ә бәйрәм гадәти түгел, көтү, киләчәккә өмет белән бәйле. Яңа елга дәүләт бүләк ясаячак, 7 яшькә кадәрге балалары булган һәр гаилә 5 мең сум күләмендә түләүләр алачак», – диде Владимир Путин. Ил Президенты ассызыклаганча, түләү һәр балага биреләчәк. Мондый ярдәм алуга гариза белән дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды бүлеге аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә балалы гаиләләр өчен ярдәм чаралары пакеты эшләнгән инде. Аерым алганда, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләү бу елның 1-нче июненнән 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр һәр балага түләнгән иде. Акчалар күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11-нче маеннан 30-нчы июненә кадәр бирелде. Шулай ук 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр ана капиталына хокукы булган яки ана капиталы булган 3 яшькә кадәрге балалар белән Россия гаиләләре һәр балага 5 мең сум күләмендә түләү алды.
Искәртеп узабыз, бүген РФ Президенты матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясен илнең әйдәп баручы телеканаллары һәм радиостанцияләре алып барды. Федераль һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Мәскәүдә, Халыкара сәүдә үзәгендә эшләде. Үзебезнең һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары 4,5 сәгать дәвамында дәүләт башлыгына сәламәтлек саклау, мәгариф, икътисад, социаль ярдәм, эчке һәм тышкы сәясәтләргә кагылышлы актуаль сораулар бирделәр. Моннан тыш, матбугат конференциясендә катнашу өчен барлык федераль округларда махсус мәйданчыклар оештырылды, аннан төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре үз сорауларын бирә ала иде. Чара барышында колл-үзәк гражданнардан да сораулар кабул итүне дәвам итте.