Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.07.2018, 12:43

Дөнья чемпионаты финалына Казанда Франция җыелмасы хөрмәтенә граффити барлыкка киләчәк

Бауман урамындагы бер бинаның диварын француз командасының баш тренеры, Париж Мэры һәм Эйфель манарасы сурәтләнгән композиция бизәячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль, Алсу Сафина). Иртәгә футбол буенча дөнья чемпионатының Мәскәүнең “Лужники” стадионында Франция һәм Хорватия җыелма командалары арасында узачак финал матчына Казанда футбол тематикасына багышланган чираттагы граффити барлыкка киләчәк. Бауман урамының 30 номерлы йорты диварын француз командасының баш тренеры Дидье Дешам, Париж Мэры һәм Казанның күптәнге дусты Анн Идальго, шулай ук Франция символлары булып торган Эйфель манарасы һәм француз флагы төсләренә буялган әтәч, Луврда саклана торган Ника Самофракийская борынгы грек скульптурасы сурәтләнгән композиция-коллаж бизәячәк. Паблик-артны француз телендә язылган “Без сезнең белән!” сүзләре бизи.

Бүген шәһәрнең үзәк урамында әлеге композиция өстендә эш башланды һәм казанлылар, шәһәр кунаклары аны инде иртәгә күрә алачаклар. Әлеге коллажны, башка арт-объектларны кебек үк, “Супернова” иҗат коллективы рәссамы Дмитрий Кудинов ясый.

Билгеләп үтәргә кирәк, футбол белән бәйле беренче граффити Казанда узган елда – Конфедерацияләр кубогы узган көннәрдә – барлыкка килде. Казан артыннан башка шәһәрләр дә әлеге идеяны күтәреп алды. Казан бу эшне дәвам итте – быел шәһәрдә бер-бер артлы танылган футболчылар сурәтләре барлыкка килде.

Франция җыелмасына уңышлар теләп, Казанда чемпионат финалистына багышланган паблик-арт ясарга карар кылдылар. Коллажда француз командасының баш тренеры Дидье Дешам белән бергә Казаның күптәнге дусты, Париж Мэры Анн Идальго да сурәтләнә. Башкарма комитет матбугат хезмәтендә искәртеп үткәнчә, Казан белән Париж арасында җылы мөнәсәбәтләр узган елда, шәһәрләр арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү төзелгәч, урнашты. 2017 ел язында Франция башкаласында татар халык бәйрәме Сабантуй узды. Моннан кала, Казан Парижга 2024 елда Җәйге Олимпия уеннарын уздЫру хокукына көрәштә булышлык итте. Сүз уңаеннан, Франция анда җиңде.

“Без дустыбыз Анн Идальгога һәм аның йөзендә Франция җыелмасына уңышлар телибез. Париж Мэры – җиңүче, ул 2024 елда Франция башкаласында Җәйге Олимпия уеннарын уздыру хокукын алды. Дөнья спорт чаралары – гаҗәеп бәйрәм, шәһәр бизәге. Граффити Франция җыелмасына уңыш китерер һәм дөнья чемпионатыннан соң Анн Идальго, Дидье Дешам һәм команда уенчылары Казанга килер дип өметләнәбез”, - дип аңлатты Казан Мэриясе матбугат хезмәте паблик-арт барлыкка килүне.

Матч “Казан” Гаилә үзәге каршындагы Җанатарлар фестивале мәйданчыгында күрсәтеләчәк. Аңа уен башланырга ике сәгать кала керергә мөмкин. Килер алдыннан, мәйданчыкта үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышырга киңәш ителә.

Барлык яңалыклар