Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2018, 12:26

Футбол буенча дөнья чемпионатына Казанда 150 гид әзерлек үтте

Татарстан башкаласы белән алар ун телдә таныштырачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Ксения Швецова). Казанда футбол буенча дөнья чемпионатына чит ил кунакларын кабул итүгә әзерлек эшләре тәмамлана. Татарстан башкаласында чит телләр белгән 150 гид әзерлек үтте, ә 1 июньнән шәһәрдә өстәмә мәгълүмати геогөмбәзле чатырлар эшли башлаячак.

ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, туристлар өчен шәһәр инфраструктурасын яхшырту төгәлләнә – хәзер музейларга чит телләрдә мәгълүмат тактачыкларын кую эшләре, рус, татар һәм инглиз телләрендә шәһәр навигациясен яңарту эшләре бара. Чемпионат вакытында шәһәрдә өстәмә навигация кертелә – “Казан Арена” стадионына, автобусларга, шаттлларга, Җанатарлар фестивале мәйданчыгына һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннарына бару юлларын аңлаткан мәгълүмат тактачыклары урнаштырылачак.

Экскурсия алып баручылар белән эшкә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә Казанда өстәм рәвештә 150 гид әзерлек үтте, алар шәһәр кунакларына мәдәни-тарихи мирас турында гына сөйләп калмыйча, башка мөһим мәгълүмат та бирә алачак. С.Иванов сүзләре буенча, Казан гидлары кунаклар белән фарсы, француз, инглиз, алман, кытай, испан, итальян, корея, төрек һәм гарәп телләрендә аңлаша алачак.

Шулай ук чит телләр белгән 100-дән артык волонтер1 июньнән мәгълүмати геогөмбәзле чатырларда эшли башлаячак. Чатырлар 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

“Казанда 6 матч үтә, зур фан-зона оештырылачак, ләкин күп кеше матчларга түгел, ә шәһәр күрергә киләчәк. Бу вакыт аралыгында төрле илләрдән 200 меңгә якын турист көтәбез. Кунаклар өчен шәһәрне максималь әзерләргә тырышабыз”, - диде С.Иванов.

Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтәчәк. Казанда төркем этабының 6 матчы, 1/8 һәм 1/4 финалларының берәр уены үтә.

Барлык яңалыклар