Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2023, 15:16

«Сабый өчен кан тапшыр» хәйрия акциясенә 47 казанлы кушылды

Йөкле хатын-кызларны һәм җитлекми туган балаларны дәвалау өчен шәһәр кешеләре 19 литрга якын кан тапшырды.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы гыйнвар). Бүген Казанда «Сабый өчен кан тапшыр» дигән донор акциясе узды, анда шәһәрнең 47 кешесе катнашты. Нәтиҗәдә, йөкле хатын-кызларны һәм җитлекми туган балаларны дәвалау өчен кан банкы 18,9 литрга тулыланды, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында.

Акциядә катнашучылар өчен бәйрәм программасы оештырылды. Донорлар DonorSearch бергәлегеннән истәлекле сувенирлар алдылар. Шулай ук шәһәрлеләр сөяк мие донорлары реестрына керә алды.

Чара «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге белән берлектә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды һәм сөяк мие донорларының Идел буе реестры тарафыннан оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, узган юлы донор акциясендә казанлылар Республика кан банкын 58 литрга тулыландырды.

Барлык яңалыклар