Кунаклар шулай ук кашалот тешен, Африка страусы йомыркаларын һәм кит-финвалның ишетү сөякчеген күрәчәкләр.
Фото: ТР Милли музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). Казанда 5 нче апрельдә «Музей коллекцияләрендә табигый реликвияләр» күргәзмәсе ачылачак. ТР Милли музее ачылуга 128 ел тулу уңаеннан, анда 128 әйбер тәкъдим ителәчәк. Үзәк экспонат булып 960 кг авырлыктагы һәм 4 метрдан артык озынлыктагы табигать могҗизасы – белуганың таксидермик скульптурасы торачак.
XX гасыр башында гигант балыкның чучелосын Санкт-Петербургның Зоология музеенда ясаганнар. Император Николай II боерыгы буенча аны Казанга бүләк итәләр. Беренче көннән үк белуга музейның табигый-тарихи бүлеге экспозициясендә үзәк урынны ала, кунакларны үзенең зурлыгы белән гаҗәпләндерә. Берничә елдан соң күргәзмә биналары җитмәү сәбәпле, белуганы залның түшәм гөмбәзенә чылбыр белән элгәннәр. Ул 1980 еллар уртасына кадәр шулай күрсәтелгән. Музей бинасында булган янгыннан соң, белуганы запасникка озаталар, анда ул озак вакыт сакланган.
«2000 еллар башында белуга чучелосын реставрацияләп, күргәзмәгә куйгач, бер атна эчендә генә музейга 1000 кеше килгән иде», – дип билгеләп үтте ТР Милли музееның табигый тарих бүлеге мөдире Марина Новикова.
Кунаклар күргәзмәдә төньяк боланы, чыпчык, леопард, затлы кыргавыл, ал фламинго, якалы казуар чучелаларын, шулай ук кашалот тешен, кит тешен, Африка страусы һәм нанду страусы йомыркаларын, кит-финвалның ишетү сөякчеген һәм башка экспонатларны күрәчәкләр, аларның күбесе 20 елга якын күргәзмәгә куелмаган. Мондый проектны музей соңгы тапкыр 2003 елда гамәлгә ашырган.
Күргәзмәгә керү музей билетлары буенча башкарылачак, ул 2023 елның 20 нче июненә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.