В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу техник эшләр башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 13-нче декабрь көнне техник сәбәпләр аркасында 6425-нче номерлы Кукмара – Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.
Бу көнне поезд Кукмара станциясеннән 12:06 сәгатьтә кузгалачак һәм гамәлдәге җәдвәл нигезендә Вахитов станциясенә кадәр барачак. Әлеге станциядә тукталыш 14:57 сәгатьтән 15:04 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Казан станциясенә килеп җитү 15:12 сәгатькә планлаштырылган.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(800)550-53-93 (тәүлек буе) телефон номеры буенча, сайтта, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.